Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнехановларның кызы Корьән тыңлап йоклый

Белүебезчә, күптән түгел Гүзәлем һәм Салават Миңнеханновлар гаиләсендә күптән көтелгән куаныч булды – кызлары Мәдинә туды. 7 нче гыйнвардан алып, яшь әти-әни тулысынча бәби карау мәшәкатенә чумды.

Шул арада җырчы әни кеше Инстаграм дуслары белән аралашырга да вакыт таба. Сабые йоклаган арада Гүзәлем бала үстерүче әниләргә туган фикерләрен сөйли һәм төрле файдалы сылтамалар белән уртаклаша.

«Бала тууга берничә көн калгач кына әйберләр әзерли башладык. Бик уңышлы туры килде, выписка конвертын, беренче кирәкле вак-төяк әйберләрне гөмумән бер көн кала алып куйдык. Икенче көнне иртән инде мин киттем», – дип яза Гүзәлем үзенең Инстаграм челтәрендә.

Иң кызыгы шунда – Мәдинә Корьән тавышын тыңлап йөклый, сабыйның караваты өстендә Корьән сүрәләре язылган Мобиль урнаштырылган. Бәләкәч шуны тыңлап рәхәтләнеп йоклый икән. Хәтта врач килгәч тә уянмаган!

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @guzelem_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев