Мәккәдә һәм Мәдинәдә хаҗны чит илләрдән килгән хаҗилар өчен кире кактылар
Согуд Гарәбстаны, Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында, чит илләрдән килгән хаҗилар өчен быел Мәккә һәм Мәдинәдә ислам диненең изге урыннарына хаҗны чит илләрдән килгән хаҗ кылучылар өчен кире какты. Бу турыда Sky News Arabia спутник каналына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Хаҗ илдә яшәүче төрле милләттән булган бик аз санлы хаҗилар катнашында узачак», — диелә хәбәрдә.
Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында Covid-19 авыручылар саны буенча беренче урында тора. Бүгенге көндә илдә 161 мең чир йоктыручы ачыкланган.
https://tatar-inform.tatar/news/religion/23-06-2020/m-kk-d-m-m-din-d-ha-ny-chit-ill-rd-n-kilg-n-ha-ilar-chen-kire-kaktylar-5751433
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев