Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп укучысының букчасы ничә килограмм булырга тиеш?

Роспотребнадзор ата-аналарны 1-2 сыйныфларда укучыларның букчасы авырлыгы 2,2 килограммнан артмаска тиеш дип кисәтә.


“Укучыга нагрузканы киметер өчен көндәлек уку әсбаплары һәм язу-сызу предметларының төрле сыйныфлардагы авырлыгы нормативлары кертелгән. 1-2 сыйныфлар өчен аларның авырлыгы 1,5 кг.нан артмаска тиеш. Ранецның авырлыгы  исә 700 граммнан артмавы зарур”, - диләр ведомство вәкилләре.
3 һәм 4 сыйныфлар өчен шундый авырлык 2 килодан, 5-6 сыйныфларда укучылар өчен – 2,5 кг.нан, 7-8 сыйныфлар өчен – 3,5 килодан, 9-11 сыйныф укучыларының уку әсбаплары авырлыгы 4 килодан армтаска тиеш.

Роспотребнадзорда шулай ук урта һәм өлкән сыйныфларда белем алучы укучыларның сумкалары авырлыгы 1000 граммнан артмаска тиеш. “Шул ук вакытта ранец киң лямкалы, формасын саклый торган булырга тиеш. Букча материалының җиңел, ныклы, су үтми торган, булырга кирәк”, - диләр Роспотребнадзорда.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: gtrk.tv

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/m-kt-p-ukuchysyny-bukchasy-nich-kg-bulyrga-tiesh/

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев