Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрдә кемнәр битлек кияргә тиеш

Мәктәпләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән саклану өчен пешекчеләр һәм техник персонал битлек кияргә тиеш булачак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

 

«Гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә техник персонал һәм азык-төлек әзерләүче персонал мәҗбүри битлек киеп йөрергә тиеш. Балаларга битлек кию мәҗбүри түгел. Әгәр ата-аналар үзләре бала битлек кияргә тиеш дип санаса гына — ата-аналар үзләре хәл итә», - диде спикер.

Укытучыларга сыйныфларда саклагыч маскалар кияргә кирәкми, әмма коридорларда һәм сыйныфтан сыйныфка күчкәндә ТР буенча Роспотребнадзор саклану чараларын кулланырга киңәш итә. 

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев