Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Модадан калышмыйк!

Кызлааар, ни хәлләр? Тырнакларыгызны буядыгыз, тьфү, маникюр ясаттыгызмы соң әле? Көз җиттеме, җәйге мәшәкатьләрдән бераз баш күтәреп, тырнакларны әфсенли башласак та була инде.

 

Беләсезме быелгы көз-кышта нинди маникюр трендта? Беренчедән, озын-овал тырнаклар мода пискы башлана. («Үземнеке үсми», ‒ диючеләргә ясалма үстерү ярдәмгә киләчәк).

Икенчедән, төсләр палитрасы. Быел шоколад, зәңгәр, куе яшел, вино төсләре актуаль. Перламутры йөгереп күз иркәләгәннәр дә модалы санала. Кара, кызыл төсләр ‒ классика, алар һәрвакыт актуальлеген саклый килә. Алтынсу, көмешсу ише төсләр дә артка калышмый, әмма көз-кыш маникюрында беренче урында түгел инде, ди ун еллык стажы булган маникюр мастеры Гүзәл Миңнуллина.

Чыганак: http://sahne.ru/kheberler/8027.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев