Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклар Пенсия фонды исеменнән пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапкан

Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә.

 

Россия Пенсия  фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар  Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында Закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата.

«2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган Закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе начальнигы Галина Ивановна Стриженова. Анын фикеренчә, властьлар илебездәге пенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларына куптән игътибар итәргә тиеш булганнар».

«Пенсия фонды булекчәсе Казан шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигының исем фамилиясе уйлап чыгарылган булуын һәм башка мәгълуматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Лениногорскилыларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия Бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълүматлар сорамыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев