Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия фондына отчетлар 1 мартка кадәр тапшырыла

Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе иминиятләштерүчеләргә иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык хисап формасын (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.


       
 Иминиятләштерелгән затларга пенсияләр билгеләү максатында стажны исәпкә алу өчен кирәкле СЗВ-СТАЖ формасы буенча белешмәләрне иминиятләштерүчеләр елга 1 тапкыр, хисап елыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча тапшыра.

Иминиятләштерүче зат үзе иминиятләштергән һәр зат, шул исәптән салымнар һәм җыемнар турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә иминият взнослары исәпләнелә торган кертемнәргә гражданлык-хокукый характердагы килешүләр төзегән затлар өчен мәгълүматлар тапшырырга тиеш.

Телекоммуникация каналлары буенча отчетны иминиятләштерүчеләрдән Россия Пенсия фондының территориаль органнары ял һәм бәйрәм көннәрендә дә кабул итә.
Гамәлдәге кануннар нигезендә, хисапны билгеләнгән вакытта тапшырмаган,  тулы  яисә дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырган өчен иминиятләштерүчеләргә һәр иминиятләштерелгән зат өчен 500 сум, электрон документлар рәвешендә белешмәләр тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен - 1000 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Моннан тыш, вазыйфаи затка штраф салынырга мөмкин.

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев