Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Путин, Трамп һәм Меркель иртән нәрсә ашыйлар?

Европа медицина институты экспертлары сәясәтчеләрнең рационы турында сөйләгән.

 

 Русия Президенты Владимир Путинның, АКШ лидеры Дональд Трампның һәм Германия канцлеры Ангела Меркельнең, шулай ук Испания премьер-министры Педро Санчесның иртән нинди ризыклар белән туклануы билгеле булган.

 Владимир Путин башлыча симез булмаган ит, майлы һәм майсыз сортлы балык, яшелчә-җимешләр, ботка һәм йомырка белән туклана. Президентның рационында тирәнтен эшкәртелгән ризыклар юк. Иртәнге ашы, кагыйдә буларак, чи бүдәнә йомыркаларыннан яки гади йомырка тәбәсеннән, җимешләрдән, Алтай балы кушылган карабодай боткасыннан  тора.

Президентның кичке ашы да җиңелчә генә – башлыча сөт һәм сөт ризыклары. Яхшы формада булырга Путинга спорт – йөзү, кәрәш белән мавыгу, чаңгыда йөрү, хоккей ярдәм итә, дип хәбәр итә El Confidencial.

АКШ президенты фаст-фуд ярата, диләр: гамбургерлар, сэндвичлар, бекон, соус, пицца, камыр ризыклары.

Ангела ханым төйгән бәрәңге һәм сосискаларга, сырлы фондюга  өстенлек бирә.

Испания премьер-министры Педро Санчес   яшелчә-җимешләр, салатлар, ит, балык ярата. Санчес әфәнде күп су эчә, атнасына өч тапкыр спорт белән шөгыльләнә.


Фото:AmurMedia

 

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Putin-Tramp--m-Merkel-irt-n-n-rs-ashiylar-156420/

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/putin-tramp-m-merkel-irtn-nrs-ashyylar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев