Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Рабыня Изаура» сериалы актрисасы Россия белән таныша

Элегрәк Бразилия сериаллары бик популяр иде. Шул сериалларның берсендә уйнаган актриса Луселия Сантуш БРИКС халыкара оешмасының редакциясен оештыру инициативасы белән Мәскәүгә килгән.

61 яшьлек актриса әйтүенчә, Россиягә килү аның күптәнге хыялы булган. «Рабыня Изаура» сериалы бөтен дөньяда популяр иде, ләкин мин Россиядә бигрәк тә популяр дип ишеттем», ди ул пресс-конференциядә.

Актрисаның берничә ел элек Бразилия президенты делегациясе составында Россиягә килү мөмкинлеге булган, ләкин ул кечкенә улын калдырып китә алмаган. Сантушка Мәскәүнең пөхтәлеге ошаган, «Мин Мәскәүгә Яңа ел алдыннан килүемә бик шат, шәһәрнең бизәлешенә сокландым. Бразилиядә хәзер 50 градус җылылык, анда Кыш бабай килеп җитә алмас дип уйлыйм», ди актриса.

Актриса уйнаган популяр «Рабыня Изаура» сериалы экраннарга 30 ел элек чыккан иде.

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев