Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район укытучылары яңа укыту алымнарына өйрәнә

Күптән түгел Түбән Чыршылы мәктәбендә, Сарабиккол, Мордва-Кармалка, Куакбаш, Федотовка авылы укытучылары бергә җыелып, белемнәрне арттыру буенча эшләдек. Укытучы заманнан калышмасын, һәрдаим үсеп торсын өчен хәзер мөмкинлекләр бик зур. Без алардан файдаланабыз да. Мәсәлән, Түбән Чыршылы мәктәбен генә алыйк. Анда югары белемле, белемнәрен һәрдаим үстереп, үзвакытында аттестация узып, укучыларга ныклы белем...

Күптән түгел Түбән Чыршылы мәктәбендә, Сарабиккол, Мордва-Кармалка, Куакбаш, Федотовка авылы укытучылары бергә җыелып, белемнәрне арттыру буенча эшләдек.
Укытучы заманнан калышмасын, һәрдаим үсеп торсын өчен хәзер мөмкинлекләр бик зур. Без алардан файдаланабыз да. Мәсәлән, Түбән Чыршылы мәктәбен генә алыйк. Анда югары белемле, белемнәрен һәрдаим үстереп, үзвакытында аттестация узып, укучыларга ныклы белем бирүче укытучылар эшли. Сыйныф бүлмәләре ноутбук, проектор, интерактив такта ише заманча җиһазландырылган. Укучылар өчен кайнар аш оештырылган. Илебездәге укыту системасы элек-электән иң көчлеләрдән санала иде. Бүген ул кыю адымнар белән алга атлавын дәвам итә, камилләшә бара. Балалар җитез булсын, замана белән бергә атласын өчен башка илләрнең мәгариф системасы алымнарын куллану да зыян итмәс. Без Сингапурча укыту алымнарын өйрәндек. Мәгариф идарәсеннән методистлар килгән иде, алар әлеге методлар турында сөйләде. Без куллану юлларын ачыклап, фикер алыштык. Әлеге системаның нигезендә укучыларны төркемнәргә бүлеп укыту тора. Дәрес барышында һәр укучы актив катнашып, фикерен җиткерә белергә тиеш. Укучы дәрестә җавап бирергә, башкаларны тыңламыйча, яисә нидер уйлап пассив утырырга тиеш түгел. Моның өчен нинди алымнар белән эш итәргә соң? Нәкъ менә шуларны өйрәндек тә. Сингапурча укыту алымнары безгә элек тә, бу юлы да күп һәм җентекләп аңлатылды. Шуларның үзебезгә файдалы булганнарын сайлап, укучыларны заманага хас тизлеккә, хәрәкәткә, активлыкка өйрәтү мөһим. Әлбәттә, монда электән үк үзебез кулланган алымнар да бар, яңалыклар да юк түгел. Мәсәлән, дәрестә ике укучы җавапларын бер биткә кыскача язып, бер-берсен тулыландыра. Яисә берничә укучы бер дәфтәр битенә үз фикерен язып, иншаның эчтәлеген тулыландыра. Бу алымнарны куллансаң, укучы дәрестә битараф утыра алмый инде. Игътибарлы, актив булырга өйрәнә.
Ул көнне һәр укытучы актив катнашты, яңалыклар белән танышты, фикер алышты. Өйрәнүебез укыту-тәрбия эшендә уңай нәтиҗәсен күрсәтер, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сингапур