Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Разил Вәлиев мәктәптә туган телләрнең Россия Конституциясе буенча укытылачагына өметләнә

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев туган телнең мәктәпләрдә Россия Конституциясенә нигезләнеп укытылачагына өметләнүен әйтте. Бу хакта ул  Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагулов иҗатына багышланган очрашуда сөйләде.

 

“Безнең һәм сезнең иң авырткан җиребез ул – тел мәсьәләсе. Инде без кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз, әмма ләкин барысы да без теләгәнчә генә барып чыкмый. Чөнки кылыч белән танкка каршы сугышып, җиңеп булмаганны сез яхшы беләсез. Әмма вызны йомып, тик ятарга да ярамый. “Ятып калганчы атып кал” диләр. Без шуңа күрә кулдан килгәнне эшлибез. Менә күптән түгел генә Россиядә Мәгариф законына үзгәрешләр кертелде. Әле аның федераль стандартлары кабул ителмәгән, без шуны көтәбез, нәрсә булып бетәр”, - диде сәясәтче.

Разил Вәлиев мәктәпләрдә туган тел укытылырга тиеш дип саный.

“Без барыбер үзебезнең мәктәпләребездә, Татарстанда булсынмы, Башкортстанда булсынмы, туган телебез укытылырга тиеш дип саныйбыз. Һәм без моны урамга чыгып, кычкырып йөреп кенә дәлилләмибез. Урамда йөрү дә кирәк, кычкыру да кирәк, закон кысаларында – барысы да кирәк. Без бу таләпләребезне Россия конституциясенә нигезләнеп алып барабыз. Россия Конституциясенең 68 маддәсендә “Республикалар үзләренең милли телләрен дәүләт телләре итеп билгели алалар дип язылган. Һәм ул ул телләрне үстерүгә Россия гарантия бирер” дигән. Шуңа күрә без РФ конституциясеннән чыкмыйча һәм конституция нигезендә, Россия даирәләреннән таләп итәбез, сорыйбыз, мөрәҗәгать итәбез һәм киләчәктә дә бу эшебезне дәвам итәрбез дип уйлыйм", - диде ул.

Депутат мәктәпләрдә туган телне укытуны сорап җыелган петициядә актив катнашкан өчен, Башкортстан халкына рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.

“Башкортстандагы татарлар һәм башкортларыбызның бик актив булуы безне бик тә куандыра. Шушы закон проектын тикшергән, фикер алышкан вакытта Башкортстаннан 17 меңнән артык имза җыеп, Россия Дәүләт Думасына җибәрделәр. Бу – бик-бик зур эш, шуда күрә без башкорт һәм татар халкына бик тә рәхмәтле. Бергә булсак, шулай бер-беребезне хуплап яшәсәк, бер-беребезгә терәк булсак, минемчә, югалмабыз. Татар халкы югалмаган ул, инде ничә гасырлар узган. Патшасыз да, дәүләтсез дә яшәгән, әмма теле югалмаган”, - диде Разил Вәлиев.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/15/169744/

ФОТО: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев