Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәгать Хөсәенов Лениногорскида чикләү чараларының үтәлешен тикшерде

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында, Лениногорскида күрелгән чикләү чараларының үтәлешен шәхсән үзе тикшерде. Ул гражданнарның керү һәм чыгу урыннарын контрольдә тоту урыннарында , азык-төлек кибетләрендә һәм даруханәләрдә булды.

 

Район башлыгы гражданнарның керүен һәм чыгуын контрольдә тоту урыннарында автотранспорт чаралары хәрәкәте белән кызыксынды, алга таба да халыкның куркынычсызлыгы өчен кертелгән режимны катгый үтәргә кушты.

Район башлыгы азык-төлек кибетләрендә, беренче чиратта, азык-төлек продуктларына һәм аларның бәяләренә игътибар итте. Кибет хезмәткәрләренә шәхси куркынычсызлык өчен медицина битлеген һәм перчаткаларын мәҗбүри киеп йөрү, шулай ук дезинфекция чаралары кулланып дымлы җыештыру турында искә төшерде. Кирәкле азык-төлеккә бәяләр һәм дефицит арту ачыкланмаган.

Визит барышында кайбер даруханә пунктларында шәхси саклану һәм дезинфекция чаралары җитмәү күзәтелде. Даруханә хезмәткәрләре аңлатканча, якын арада товар килү көтелә.

 

 муниципаль район мэриясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев