Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Хөкүмәте авыллар үсеше турында дәүләт программасын раслады

Россия Хөкүмәте “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” дип аталган дәүләт программасын раслады. Дәүләт программасы 2020 елдан гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

2025 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасын Россия Президенты йөкләмәсе буенча Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшләгән.

Ведомство хәбәре буенча, документта каралган чаралар авыл халкының тормыш һәм мәшгульлек дәрәҗәсен арттыруга, илдәге гомуми халык санында авыл халкының өлешен саклауга, авылларда тормыш өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлгән.

Аерым алганда, сүз су белән тәэмин итү һәм су җибәрү системаларын, элемтә һәм телекоммуникация чараларын үстерү, газлаштыру күләмен арттыру һәм юллар сыйфатын яхшырту, мәгариф һәм сәламәтлек саклау буенча социаль хезмәт күрсәтүләр алу өчен үтемле шартлар белән тәэмин итү турында бара.

Авыл җирендә йорт сатып алу яки төзү өчен льготалы кредитларны 3 процент ставка белән, авылдагы йорт тирәләрен төзекләндерү өчен инженерия җиһазлары сатып алу өчен кулланучы кредитларын 5 процент ставка белән алырга мөмкин булачак. Шундый ук ставка буенча (5 процент) авылда инженерия һәм транспорт инфратруктурасы төзүче шәхси эшмәкәрләргә һәм оешмаларга да кредитлар каралган.

Шулай ук дәүләт программасындагы чаралар агросәнәгать комплексы эшчеләренә генә түгел, ә төрле тармакта эшләүче авыл кешеләре өчен дә каралган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/05/187572/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев