Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында симерүгә бирелүчән төркемне атадылар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 55 яшьтән өлкәнрәкләр артык авырлыктан интегә. Бу хакта RT хәбәр итте.

 

Пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән кешеләр арасында симезлектән җәфа чигүчеләр саны арту физик активлык кимүгә бәйле. Бу хакта вазгыятьне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-диетологы Виктор Тутельян шәрехләде.

«Кешеләр 3 мең килокалорийлык ашарга күнеккән, ә аның 2,5 мең килокалорие гына сарыф ителә. Менә бу артык 500е майга күчә дә инде», - дип аңлатты ул. 

Россиядә симерүдән җәфа чигүчеләр саны сизелерлек арткан. 2017 елда андыйлар саны якынча 2 млн булган. Ә 2016 елда якынча 1,39 млн тәшкил иткән.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында мондый үсеш гражданнарда сәламәт туклану турында системалы күзаллау булмауга һәм диагностиканың яхшыруына да бәйле дип аңлатканнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/03/180105/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев