Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия вузларында махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен квота барлыкка киләчәк

Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Быел Россиядә хәрби хезмәткәрләр - Украинадагы хәрби операциядә катнашучыларның балаларын университетларга кабул итү буенча махсус кагыйдәләр гамәлгә керәчәк.

«Хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен кабул итү кагыйдәләре алдагы уку елыннан гамәлгә керәчәк. Кабул итү кампаниясе 2022 елның 20 июненнән дә соңга калмыйча башлана», - диелә министрлык хәбәрендә.

Шунысын да искәртик: 9 майда Россия Президенты Владимир Путинның кайбер федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында указы дөнья күрде.

Документ нигезендә, ил югары уку йортларында әтиләре махсус операциядә катнашучы абитуриентлар өчен бакалавриат һәм специалитет белем бирү программаларына кабул итүдә махсус квота (барлык бюджет урыннарының 10 проценты) барлыкка киләчәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-vuzlarynda-maxsus-operaciyada-katnasucylarnyn-balalary-ocen-kvota-barlykka-kilacak-5854398

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X