Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә иң югары хезмәт хаклы вакансияләр билгеле булды

Россиянең HeadHunter компаниясе 2019 елның гыйнварында урнаштырылган иң югары хезмәт хаклы вакансияләр рейтингын төзегән. Мәскәүдә табиб акушер-гинекологка, репродуктологка иң күп хезмәт хакы түләргә әзерләр. Аларга 574 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Бу хакта “Известия” яза.

 

Моннан тыш, нефть продуктлары сату буенча техник директорга һәм менеджерга кулына 500 мең сумнан алып түләргә әзерләр. Алга таба Мәскәүдә Python developer вакансияләре, кандидатларга 4 мең доллар һәм Владивостокта финанс директорга 500 мең сум вәгъдә итәләр.

Шулай ук иң отышлы тәкъдимнәр унлыгына һава судносы командиры, реклама һәм маркетинг буенча директор, коммерция директоры, senior Java developer һәм теш табибы-ортопед вакансияләре кергән.

20 декабрьдә Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнелә торган һөнәрләр исемлеге тәкъдим ителгән иде. Бу исемлекне IT, транспорт, логистика һәм җитештерү өлкәсендә эшләүче кешеләр җитәкләгән.

Шулай ук эш бирүчеләр җитәкчеләргә һәм тәҗрибәле белгечләргә хезмәт хакын шактый күтәрергә әзер. Оешмалар һәм компанияләр яшь белгечләр белән аз кызыксына. Шул ук вакытта хезмәт баскычын нефть һәм газ тармагында, сәламәтлек саклау һәм юриспруденция өлкәсендә башлау отышлы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/12/178691/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев