Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкыннан кимрәк

Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкының 70 процентын тәшкил итә. Россия вице-премьеры Ольга Голодец «Промышленность төбәкләрен үстерүдә хатын-кызның роле» дигән форум ачылышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

 

«Мөмкинлекләре булса да, хатын-кызлар карьера үсеше, хезмәт хакы буенча ир-атлар күтәрелгән дәрәҗәгә ирешә алмый», - диде вице-премьер.

Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларның эш хакыннан уртача алганда 16-22 процентка азрак.

 «Промышленность төбәкләрен үстерүдә хатын-кызның роле» дигән форум 1-2 мартта Новокузнецкида уза. Анда 16 илдән һәм Россиянең 39 төбәгеннән вәкилләр – парламентарийлар, башкарма хакимият органнары, халыкара оешмалар, эшлекле даирәләр, бизнес вәкилләре катнаша. Форум кысаларында моношәһәрләрне үстерү, балалар спорты, мәдәният, төзекләндерүгә кагылышлы берничә килешүгә кул кую күздә тотыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181837/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев