Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә яшәүчеләр яңа елда беренче тапкыр Ай тотылуын күрә алачак

Россиянең барлык төбәкләрендә 10 гыйнвардан 11енә каршы төндә яңа, 2020 елда беренче Ай тотылуын күзәтеп булачак. Бу хакта Мәскәү планетарие матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Ай тотылу дүрт сәгать дүрт минут – Мәскәү вакыты белән 20.08 сәгатьтән 00.12 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Ай тотылган вакытта Җирнең табигый иярчене Игезәкләр йолдызлыгында булачак. «Һава торышы уңай булган очракта, Ай дискының аскы (көньяк) өлеше бераз каралуын күзәтергә мөмкин», - дип искәртә астрономнар. Фотода әлеге эффект тагын да ачыграк күренәчәк, ди алар.

Татарстанда Ай тотылуын күзәтү өчен шартлар бик уңайлы булмас, мөгаен. «Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, атмосфера фронты республикага юеш кар, буран алып киләчәк, юлларда бозлавык хасил булачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/10-01-2020/rossiyad-yash-chel-r-ya-a-elda-berenche-tapkyr-ay-totyluyn-k-r-alachak-5715328

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X