Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роза Сябитова татар биюен биеп Беренче каналны дер селкетте (ВИДЕО)

Танылган димче Роза Сябитова үзенең татарлыгына басым ясарга беркайчан да онытмый. "Давай поженимся!"тапшыруында ул бер татар биюен башкарып гаҗәпләндергән иде. Бу юлы Беренче каналда баручы "Без страховки" тамашасында да ул үзенең кем икәнлеген белгертмичә калмады: тамашачыны шаккатырып, татар биюе башкарды. «Проект кагыйдәләре буенча Роза китәргә тиеш иде. Әлбәттә, бөтенесе дә...

Танылган димче Роза Сябитова үзенең татарлыгына басым ясарга беркайчан да онытмый. "Давай поженимся!"тапшыруында ул бер татар биюен башкарып гаҗәпләндергән иде.


Бу юлы Беренче каналда баручы "Без страховки" тамашасында да ул үзенең кем икәнлеген белгертмичә калмады: тамашачыны шаккатырып, татар биюе башкарды.

«Проект кагыйдәләре буенча Роза китәргә тиеш иде. Әлбәттә, бөтенесе дә аның калуын теләде, һәм ул калды да! Аны калдырып дөрес эшләделәр! Ул бит берүзе генә килмәде, аның артында бөтен татар халкы тора!", - диде тамашаны алып баручы Яна Чурикова.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев