Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабыйның тын юлына көнбагыш эләккән...

Русиянең бер шәһәрендә бик авыр хәлдә ике яшьлек малайны дәваханәгә китерәләр, аның гомере куркыныч астында була.

Сабыйның сулыш органнарына көнбагыш орлыгы эләккән. Кызганычка каршы, көнбагыш сабыйның бронхлар бүлегенә утырган һәм аны алу гаять катлаулы була.

Малай китерелгән дәваханәдә моның өчен җиһазлар да булмый. Аннан баланы икенче больницага китерәләр. Ул ИВЛ препараты астында була. Биредә көнбагышны эндоскопик җиһазлар ярдәмендә чыгаралар.

Моның өчен табибларга анестезия кулланырга туры килә. Малайның тормышына һәм сәламәтлегенә хәзер куркыныч янамый.


http://baltaci.ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

 

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев