Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабиккол мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте (ФОТОЛАР)

Шушы көннәрдә Сарабиккол мәктәбе үзенең 100 еллыгын бәйрәм итте. Бер гасырлык белем учагын юбилее белән котлап, элеккеге укучылары, һөнәри гомерләрен балаларга тәрбия бирүгә багышлап, лаеклы ялга чыккан ветеран педагоглар, мәртәбәле кунаклар җыелды.


Мәктәп директоры Сәлимә Гатина җитәкчелегендәге коллектив юбилейга тырышып әзерләнгән. Туган мәктәбен сагынып тантанага кайтучыларны иң элек Сарабиккол мәдәният йортында  каршы алдылар. Бәйрәмнең рәсми һәм җырлы-биюле өлеше  шунда узды.


Тантанада катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Сарабикколның  абруйлы авыл булуын, монда хезмәт сөючән, булдыклы һәм бар яктан да уңган-булган халык яшәвен билгеләп үтте. 

Мәктәпнең 100 еллыгы һәм укытучылар көне уңаеннан бүгенге көндә хезмәт куючы мөхтәрәм укытучылар: Фәния Әскарова, Фәния Ихсанова, Рәисә Сөнгатуллина, Светлана Моталлапова, Энҗе Камалтдинова, Резеда Мостафинага шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вагиз Санатуллин Сарабикол авылының мәгърифәтле булуын, укымышлы кешеләре белән дан тотуын әйтте. Мәгариф идарәсе тарафыннан Рәхимә Хәбибуллина, Раушания Мостафина, Әлфинур Бәдгетдинова, Гүзәлия Аделшина, Рәсинә Мингазова, Рәсимә Хәбибуллина, Фәния Ялакова, Галия Мусина, Тәнзилә Дәүләтшина, Нурзия Садыйкова, Асия Локманова, Фатыйма Әскарова, Зөлфия Мостафина, Резеда Мостафина Шамил һәм Җәмил Мостафиннарга Грамоталар тапшырды.


Йөз ел дәвамында мәктәп белән кемнәр генә җитәкчелек итмәгән. Алар: Әкрам Зәйдуллин, Саҗидә Гыйләҗова, Сабирҗан Садриев, Мәгъмүрә Хафизова, Фәрхинур Гәрәева, Гаяз Гыйләҗев Суфия Әхмәтова, Рубин Бадыйков, Фәния Ялакова.  Бәйрәмне алып баручылар Фәния Әскарова белән Фәния Ялакова аларның һәрберсе турында мәглүмат җиткерде. Авыл халкының тирән хөрмәтен яулаган, 25 ел буе мәктәп директоры вазифасын башкарган, Мәгариф отличнигы Фоат Корбанов аеруча да күпләрнең күңелендә якты маяк булып саклана.

Бөтен  авылдашларының иң олы хыялы булган ике катлы урта мәктәп төзетүгә ирешә ул. Озак еллар Сарабиккол мәктәбенен уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Рәшит Якуповны да искә алмый мөмкин түгел.  Истәлеккә  «Сарабиккол- әби авылы» дигән китаплар да  язып калдырган кеше әле ул.

Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп бинасында дәвам итте. Теләге булган һәркем мул табыннар артында ашый-эчә алды. Укытучылар, сыйныфташлар бер-берсе белән очрашып аралашты, күңелле балачак елларын искә төшерде.  1980 нче  чыгарылышлар сыйныф житәкчеләре Рәхимә Хәбибуллина  бәйрәмгә килә алмау сәбәпле, алар җыйнаулашып хөрмәтле укытучы апаларының өенә барып күреште.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетының җомга санында укый аласыз.

Зилә Мөдәррисова.

Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X