Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгергә Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Сарабикколга Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев һәм Фирдүс Тямаев - авыл Сабантуйларына артистлар

Авыл җирлеге башлыкларының да бу көннәрдә эшләре тыгыз, бәйрәмне оештыру мәсьәләләрен хәл итү белән мәшгульләр. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздыру өчен җаваплылык тоялар.


Узган атнада Яңа Иштирәк авыл җирлегенә шалтыратканда спонсорлар эзләү белән баш ватып торалар иде. “Читтән артистлар чакырып тормыйбыз, безнең клубтагы сәнгать җитәкчесе бик яхшы, бәйрәмнәрне әйбәт оештыра”, диделәр. 


Сарабикколлылар быел да зурлап, кәттә үткәрергә җыеналар. Авыл яшьләре матур күлмәк-костюмнарын киеп, сөлге җыеп кергәннәр. Шимбә 11.00 сәгатьтә Сабантуй мәйданына авылдашларын, кунакларны көтеп калалар. Монда татар эстрадасы җырчылары Резедә Шәрәфиева белән Равил Галиев киләчәк икән. Төштән соң сәгать 2нче яртыга җырчы Фирдүс Тямаев төркеме килергә тиеш. Ул кичкә кадәр җыр-биюләр белән ял иттерәчәк (сикереп-сикереп бииселәр алда икән әле). “Игелекле авылдашларыбыз Равил Фәйрузов, Радик Мостафин артистлар китерергә булдылар.Шулай ук ел саен Наил Мортазин, Әсхәт Мортазин, Фәрит Мортазин призлы урыннар өчен иң зур бүләкләрне тапшыралар. Рәхмәт яусын аларга”, ди авыл башлыгы Гүзәлия Гаделшина.

 
Искеиштирәклеләр елдагы урында - Бәкер мәйданында гөрләтергә җыеналар. Биредә үз артистлары да чын сәнгать осталарыннан кимен куймыйлар. Шәһәрдән җырчы Илдус Камаловны чакырганнар.


Түбән Чыршылы Сабан туеның үзенчәлеге – быел волейбол турниры оештырырга булганнар. Биредә төрле авыл командалары белән очрашып, ярыш үткәрү традициясе бар. Волейболны кыш көне генә түгел, җәй айларында ачык һавада да үткәрергә дип планлаштырганнар. 


Башка еллардагы кебек Шөгер Сабан туе быел да гөрләп үтәчәк. “Лениногорская агрофирмасы” белән берлектә, авыл хуҗалыгы алдынгыларын да бүләкләп, җырчылар Илназ Гарипов һәм Сөмбел Билалова һәм Шөгер артистлары чыгышын карап, күңелле узар.


Зәй-Каратай авылында ел саен бәйрәмгә үзенчәлек кертергә тырышалар. Мәдәни өлеше дә яхшы оештырыла. “Күңелле булачак, барысын да көтеп калабыз”, ди авыл башлыгы Миләүшә Идиятова. Бирегә  татар эстрадасы җырчысы ИлГәрәй төркеме килергә тиеш.


Зеленая Роща авылында бәйрәм 15 июнь көнне, кичке 18.00 сәгатьтә булачак. Клуб каршындагы мәйданчыкта милли уеннар, үзешчән артистлар чыгышы белән уздырачакбыз, диделәр авыл җирлегендә.
Димәк, авылларда  Сабантуйларда сезне көтеп калалар. Рәхим итегез! Күпчелегендә сәгать 10да башлана. 


Розалия Мостафина туплады

ФОТОДА: Сарабиккол яшьләре сөлге җыйганда
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев