Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәребезнең күркәм кешесе: Гәүһәр апа Капустина (фотолар)

“Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әгъзасы, “Сүнмәс ялкын” ансамбле солисты, оста биюче, жор телле шәһәрдәшебез Гәүһәр апа Капустина турында күптән язасы килә иде.

Активлыгы, тормышны һәм кешеләрне яратуы белән күпләргә үрнәк булырлык кеше. Төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле уңган-булган ханым тумышы белән Зәй - Каратай авылыннан. Ишле гаиләдә дүртенче бала: ике кыз һәм өч малай арасында үсә. Балачактан матурлыкка, сәнгатькә гашыйк кыз бүген дә тормыштанямь табып яши белүне белын, чынлап та, сокландыра. Аның фатирына керсәң дә, музейга эләккәндәй хис итәсең. Шундый рәхәт һәм күңелле. Бер почмакта фотолар урын алгоритан. Икенчесендә кул эшләре күргәзмәсе. Өченчесендә яңа елны сүрәтләгән матур почмак та булдырган. Тәрәзә төбендә аллы-гөлле күлмәк кигән курчаклары балкып утыра. Ул биюче дә, тегүче дә. Сәхнә күлмәкләренең күпчелеген үзе теккән. Мәсәлән, чегән күлмәге генә ни тора. Ул итәкләрен киң, бала итәкләп, зәвыклы итеп теккән.
 -Тормышның ямен тоеп яшәгәндә, кәеф күтәренке була. Матурлык тудырырга яратам. Кечкенәдән рәсемнәрне бик теләп ясый идем. Тик укый гына алмадым, андый мөмкинлек булмады.  - дип елмая Гәүһәр апа.
Аңа җыр-биюгә, сәнгатькә мәхәббәт әти-әнисеннән күчкәндер. Әтисен авылда курайчы Ибраһим дип йөрткәннәр. Фронттан яраланып кайткан абзый курайны үзе ясап, бик оста уйнаган. Курайны ясау техникасын өйрәнергә хәтта Казаннан килгән булганнар.
- Шаянлыгым белән дә әтигә охшаганмындыр, дип уйлыйм. Әнием мәрхүмә бик оялчан һәм тыйнак идеал, тавышы бик моңлы булса да, кеше алдында чыгыш ясаганы булмады. Әмма әтиемә курайга кушылып җырлаганын әле дә хәтерлим. Казандагы абыем Сәгыйть тә матур җырлый, - ди язмамның герое.
Шунда ул тумышы белән Тверьдан булган булачак тормыш иптәше Николайны очрата.
Аның белән кавышып, 1966    елда яшь гаилә Лениногорскига кайтып төпләнәләр.
-Бер кәлимә рус сүзен белмәгән әнием, язмышымны башка милләт кешесе белән бәйләвемне башта өнәмәде. Кияү белән ничек сөйләшермен инде, дип бик борчылган идем, - ди ул.
Хафалануы юкка була, чөнки озын буйлы, зәңгәр күзле Николайны Гәүһәр апаның әти-әнисе, туганнары, авылдашлары үз итә. Барысы белән дә уртак телне табып, кияү аның милләтенә, гаиләдәге гореф-гадәтләренә дә хөрмәт белән карый.
- Ирем белән бик аңлашып, матур һәм тату яшәдек. Ике ул үстердек. Малайларыбыз да акыллы, тәртипле булдылар, - ди.
 

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев