Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәйхразиев: Конституциягә төзәтмәләр туган телләрне үстерергә ярдәм итәчәк

Татартстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул Казанның 3нче гимназиясе бинасында урнашкан участокта булды.

 

Сайлау пунктына кергәндә Васил Шәйхразиевның температурасын үлчәделәр һәм шәхси саклану чаралары бирделәр. Аннары ул дистанция саклап сайлау комиссиясе әгъзасына паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына китте. Васил Шәйхразиев тавыш бирергә гаиләсе белән килгән.
Владимир Васильев

«Бу вакыйганы без күптән көттек һәм әзерләндек. Бөтендөнья татар конгрессында Конституцияне яңарту турында карарны хупладык», — диде спикер.

2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча бөтен Россия буенча 5,3 млн татар яши һәм халык саны буенча татарлар икенче урында, диде ул.

«Шул ук вакытта, без Россия Конституциясенә төзәтмәләрдә милли республикаларга, телләргә, укытуга басым ясалуын яхшы аңлыйбыз. Пенсия белән тәэмин итү, яшьләр ялы, эш буенча тәкъдимнәр мөһим булып тора. Соңгы айларда Конституция проектына кертелгән яңалыкларның һәм тәкъдимнәрнең берничәсе үтәлә башлавына инандык. Бүгенге көнгә таянып, без иртәгәге көн базасын булдырабыз», — диде Шәйхразиев.
 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/27-06-2020/tatarstanda-uzgan-t-lekt-koronavirusny-41-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5752548

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев