Яшел Үзәндә беренче «Синең чират» («Твоя очередь») форумы узды. Аннары ул Татарстанның тагын 6 шәһәрендә була.
Ул республикада яшәүче яшьләргә төбәктә булдырылган мөмкинлекләр турында сөйләүгә, шулай ук аларны Татарстанның яшьләр көн тәртибенә кертүгә юнәлдерелгән. 7 район турында җиде кыска метражлы фильм мирас булачак, аларны форумда катнашучылар үзләре төшерә. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Синең чират» форумы 21 августтан 30 августка кадәр республиканың түбәндәге шәһәрләрендә дәвам итәчәк: 21 августта Буада, 22 августта Бөгелмәдә, 24 августта Чаллыда, 26 августта Түбән Камада, 28 августта Чистайда, 30 августта Казанда.
Нет комментариев