Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында хуҗабикә үз йортында янып үлгән

Татарстанның Алабуга районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында хуҗабикә үз йортында янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

«Алабуга районының Колосовка бистәсендә бер катлы агач йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнге икеләр тирәсендә килгән», - дип төгәллек керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Ялкын телләре зур булмаган шәхси йортны тулысынча ялмап алган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта 44 яшьлек хуҗабикәнең мәетенә тап булганнар.

Янгынның гомуми мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/04/176391/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев