Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Солдатның әтисе: "Ул тыныч бала иде... Довели!"

Байкал аръягында сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның әтисе улының язмышы турында белергә тели.

 

Чөнки командованиедән бернинди мәгълүмат та юк.Ул Рамилнең тыныч холыклы булуын белдерә. Бу хәлдән соң аның гаилә әгъзалары шок кичерә. Чөнки аларда сүгенү, тиргәшү булмаган, дус яшәгәннәр, ә Рамил үзе хуҗалыкта ярдәм иткән, спорт белән шөгыльләнгән, яхшы укыган. Хәрби лагерьларга йөргән. Киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләргә теләгән, срочный хезмәттән соң контракт буенча калырга ниятләгән.

— Кеше бер көндә генә акылдан язмый бит. Ул ниндидер юньсез мохиткә эләккән инде, - ди ата кеше.
Әле гаилә улы турында бернинди хәбәр дә алалмый.

Бу хәл үткән җомга булган иде. Рамил Шәмсетдинов каравыл алышынган вакытта хезмәттәшләренә каршы ут ача. Рамилнең элек йөргән кызы аны шушыңа китереп җиткергәннәр ди, ә элек шушы частьта хезмәт иткән егет андагы “дедовщина” турында белдерә.

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/soldatny-tise-ul-tynych-bala-ide-doveli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев