Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спиридоновка авылында яшәүче Варвара әби Козловага 100 яшь тулды

Спиридоновка авылында яшәүче Варвара Ивановна Козловага шушы көннәрдә100 яшь тулды.

Варвара Ивановна илебездә булган барлык тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. Ачлык вакытлары, сугыш еллары, илдә булган барлык үзгәрешләрне кичергән кеше ул. Варвара әби уңган, тырыш, гомере буе колхозда эшләгән кеше. Хәзергесе көндә кызы Мария тәрбиясендә яши. 3 малай һәм 3 кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенгесе көндә 9 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Ул үз аягында йөри, зиһене дә әйбәт, йорт эчендә дә йөри, ишегалдына, урамга һава суларга да чыгып йөри. 

Варвара Ивановнаны олы юбилее белән котларга Зеленая Роща авыл җирле башлыгы Артемий Потапов, аның ярдәмчесе Рима Фәйрушина  һәм ветераннар Советы рәисе Татьяна Максимихина килде.
     

Рима Фәйрушина

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев