Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суд приставларына бурычын 50 тиенлек акчалар белән кайтарган

Тегеләре дә нишләгән бит әле?! Иркутск шәһәрендә урнашкан матурлык салоны директоры аренда өчен вакытында түләмәгәч, бина хуҗасы аны арбитраж судка бирә. Иск канәгатьләндерелгәч, суд приставы салон хуҗасына акчасын тизрәк кайтарып бирергә туры киләчәген әйбәт итеп аңлата. Хуҗа да югалып калмый - тиешле сумманы 50 тиеннәр ярдәмендә кайтарырга була һәм биш...

Тегеләре дә нишләгән бит әле?!

Иркутск шәһәрендә урнашкан матурлык салоны директоры аренда өчен вакытында түләмәгәч, бина хуҗасы аны арбитраж судка бирә. Иск канәгатьләндерелгәч, суд приставы салон хуҗасына акчасын тизрәк кайтарып бирергә туры киләчәген әйбәт итеп аңлата. Хуҗа да югалып калмый - тиешле сумманы 50 тиеннәр ярдәмендә кайтарырга була һәм биш капчык (!) акчаны приставларга илтеп тапшыра.
Соңгыларына, бәхетләреннән, аларны санап торырга туры килми - капчыклар банк тарафыннан мөһер сугылган булып чыга.
Суд приставларында хәбәр ителгәнчә, бина хуҗасы үзенә тиешле акчаны тиеннәр белән алмаячак, ул аның исәп-хисап счетына күчәчәк.
Акча акча инде ул - вагы да, эресе дә тир түгеп алынган.

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X