Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сумкасыннан танып булачак

Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе башланырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Әлеге исәпкә алу барышында алынган мәгълүматлар рәсми статистика мәгълүматларын формалаштыру максатында гына кулланылачак. Районда исәпкә алуга актив рәвештә әзерләнү бара. Аны үткәрү буенча комиссия төзелде. Дүрт инструктор участогы оешты, аның икесе районда, икесе шәһәрдә эшләячәк. Авыл җирлекләрендә...

Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе башланырга бер айдан азрак вакыт калып бара.


Әлеге исәпкә алу барышында алынган мәгълүматлар рәсми статистика мәгълүматларын формалаштыру максатында гына кулланылачак.

Районда исәпкә алуга актив рәвештә әзерләнү бара. Аны үткәрү буенча комиссия төзелде. Дүрт инструктор
участогы оешты, аның икесе районда, икесе шәһәрдә эшләячәк. Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалык объектлары тулысы белән исәпкә алыначак, ә шәһәр җирлегендә сайлап кына (компьютер программасы исемлек буенча ачыклый). Килешү нигезендә исәпкә алучылар һәм инструкторлар эшкә алынды, аларны июнь аенда укыту күздә тотыла. Алар алдында җаваплы хезмәт тора. Шунлыктан, халыкка мөрәҗәгать итеп, сорау алучыларга карата уңай мөнәсәбәттә булсагыз иде диясе килә. Исәпкә алучылар халык белән аралашуга 40 минут вакыт кирәгәчәк, дип уйлый. Алар махсус кием белән тәэмин ителәчәк, портфельләрендә "Росстат" дигән эмблемасы да бар.

Дәүләт статистикасының Лениногорск бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев