Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаровтан көн кадагына суга торган шигъри күчтәнәч

Без яшибез, без исән!


Коронавируслы афәтне
Чыбыркылап куасы.
Без болай да чиста халык
Кулны ешрак юасы!

Иң мөһиме курку хисен
Якын да китермәгез.
Өметсез уйлар таратып
Урамнарда йөрмәгез!

Каранып йөргән вирусны
Санаулы көннәр көтә.
Сыналган бар, сыгылмагыз
Чир ул килә дә китә!

Җаны изгелектән торган
Мондый бәлага тармый.
Илем диеп яшәгәнгә
Грипп  якын да бармый!

Аяз күкле таң атуга
Шатланып көләсе бар.
Сыерчыклар кайта әнә
Оялар эләсе бар!..

Барсыда әйбәт булачак,
Мин хаклы болай дисәм:
Һәр көннең кадерен белик,
Без яшибез, без исән!

 

Таһир Шәмсуаров
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев