Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа күчтәнәч
Нәни чыршы язмышы
Урман сылуын бар халык
Көтеп алды, яратты.
Яңа елда яшел чыршы
Куанычлар таратты.
Җемелдәгән уенчыклар,
Гирляндалар элделәр.
Балалар да, өлкәннәр дә
Җыр җырлап әйләнделәр.
Кемдер гармунда уйнады,
Кемдер шигырь сөйләде.
Чыршы ылысларын сыйпап
Ак бәхетләр теләде.
Иртәгәсен җылы сүзләр
Әйтче, кая киттеләр?!
Бәйрәм узды диделәр дә
Сылукайны сүттеләр.
Гүзәллекне, матурлыкны
Нигәдер оныттылар?
Ботакларын сындыргалап
Чүплеккә ыргыттылар.
Кышкы буран агачларга
Җепшек карлар сылады.
Чыршы иле урман түзми
Җиргә ятып елады.
Чыршы түрендәге бүләк
Кемне бәхетле итте?!
Кичә сокланган кешеләр
Бүген күрмичә үтте...
15.01.2019
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев