Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда лениногорскилылар да катнашты

16 июнь көнне Казанда Милли мәдәни үзәктә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае узды. Анда Лениногорск районыннан Язучылар берлеге әгъзалары: Таһир Шәмсуаров һәм Наил Шәрифуллин катнашты. Татарстан Язучылар берлегендә 336 язучы исәпләнә, шуның 243е корылтайда иде. Анда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Римма...

16 июнь көнне Казанда Милли мәдәни үзәктә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае узды. Анда Лениногорск районыннан Язучылар берлеге әгъзалары: Таһир Шәмсуаров һәм Наил Шәрифуллин катнашты.
Татарстан Язучылар берлегендә 336 язучы исәпләнә, шуның 243е корылтайда иде. Анда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,милли мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Разил Вәлиев катнашкан.
Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан соңгы дүрт елда эшләнгән эшләргә анализ ясады, хисап тотты. Әдәбият үсеше өчен байтак эшләр башкарылганын әйтте.
Съезд ахырында Язучылар берлегенә яңа рәис сайладылар, күпчелек тавышны танылган драматург Данил Салихов җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучылар