Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда беренче яшь гаилә «Президент» соципотекасы буенча торак алу өчен теркәлде

Татарстанда беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен теркәлде. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында яшь гаиләләр белән очрашу вакытында шундый яңалык җиткерде.

 

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, очрашуда катнашучыларның берсе программада катнашырга ниятләве хакында әйткән һәм Рөстәм Миңнехановка шундый мөмкинлек өчен рәхмәт белдергән.  Президент әлеге программаның әһәмиятен билгеләп үткән, чөнки нәкъ менә торак мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен иң актуаль проблема санала.

 

Татарстан Президенты элегрәк ТР Хөкүмәтенә, социаль ипотека программасын киңәйтеп, Татарстандагы барлык яшь гаиләләргә дә анда катнашу мөмкинлеге тудырырга кушкан иде. Ни өчен дигәндә, әлеге хокуктан бары тик бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр генә файдаланды.

Яшь гаиләләргә фатирны 28 елга сатып алу мөмкинлеге бирелә. Ике кешелек гаилә өчен норматив – 42, ә 3 һәм аннан күбрәк кешелек гаилә өчен – һәркемгә 18 квадрат метр.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/10-08-2020/tatarstanda-berenche-yash-gail-prezident-sotsipotekasy-buencha-torak-alu-chen-terk-lde-5762480

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев