Татарстанда Covid-19 корбаннар саны 41гә җитте
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабуга районыннан 1934 елгы кеше коронавирус инфекциясе һәм икеяклы пневмония белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелә. Хроник авырулары булганлыктан, пациентның хәле кискенләшә бара. Дәвалау алып барылса да, үпкәләре ялкынсыну шактый көчәя барган. 17 июльдә пациент җан биргән.
Казанда яшәүче 1948 елгы хатын-кыз 18 июль көнне яңа коронавирус инфекциясенә шик белән Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенә китерелә. Биредә икеяклы пневмониянең авыр формасы ачыклана. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының җитди хроник авырулары була. 27 июльдә пациент вафат була.
«Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә ачыклана. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диелә хәбәрдә.
https://tatar-inform.tatar/news/health/28-07-2020/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ike-keshe-lg-n-5759780
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев