Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эшсезлек буенча өч тапкыр арттырылган пособиене кемнәр алачагы билгеле

РФ Президенты карары буенча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, эшсезлек буенча минималь пособие өч тапкыр арттырылган. Татарстанда мондый ярдәм чарасын 24,2 мең кеше алачак. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

 

«Өч ай эчендә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр арта. 1,5 мең сум күләмендә пособиены озак вакыт эшләмәүчеләр яисә әле стажлары булмаган, уку йортларын күптән түгел тәмамлаучылар ала», — дип билгеләп үтте ул.

Республикада бу түләүне барлыгы 24260 кеше алачак.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/28-05-2020/tatarstanda-eshsezlek-buencha-ch-tapkyr-arttyrylgan-posobiene-kemn-r-alachagy-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X