Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда фура елгага төшеп китеп әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган

Татарстанда фура юлдан чыгып китеп, елгада әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

 


Шаһитлар мәгълүматы буенча, 6 гыйнвар иртән Әлмәт районы Миңлебай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.


Татарстан Эчке эшләр министрлыгында ачыклап узуларынча, «КАМАЗ»ның 49 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, Әлмәт-Лениногорск трассасының 9нчы чакрымында тизлекне арттырып, йөк машинасы белән идарә итүне югалткан.


Нәтиҗәдә, машина елгага төшеп китеп, әйләнеп капланган. Шофер алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев