Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстандагы этләр аулау хезмәте җитәкчесен 529 этне җәберләп үтерүдә гаеплиләр

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстандагы этләр аулау хезмәте җитәкчесен 529 этне җәзалап үтерүдә гаеплиләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

«Эшмәкәр Мамадыш районы башкарма комитеты белән килешү нигезендә хуҗасыз хайваннарны тоту белән шөгыльләнгән. Әмма аның эшендә бик күп закон бозулар бар», – диделәр күзәтчелек ведомствосында.

Шулай итеп, эшмәкәр халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша ау урыннары һәм сроклары турында мәгълүмат бирмәгән, ә барлык чаралар да гариза бирүчеләр катнашыннан башка уздырылган.

Прокурорлар хайваннарның исәбен алып барасы, аларны клиник карау һәм карантинда тоту, этләрне приютка урнаштыру, вакцинация үткәрү яки стерильләштерү үткәрү урынына этләрне урында үтерүләрен, ә аннан бернинди исәпкә алмыйча үләт базларына күмүләрен ачыклаган. 2017 елдан 2018 елга кадәр эшмәкәр 529 этне үтергән.

Этләрне шулай ук «Адилин-супер» препараты ярдәмендә үтерүләре дә билгеле, ул бары тик йогышлы авырулар чыганагын бетерү өчен генә мәҗбүри булган. Препарат буылу тудыра, шул ук вакытта хайван аңында була һәм авырту кичерә.

Прокуратура таләбе буенча, Тикшерү комитеты «Берничә хайванга карата явызларча мөгамәлә кылу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан. Күзәтчелек ведомствосы тикшерү барышын контрольдә тота.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180253/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев