Татарстанга антициклон нәтиҗәсендә кыска вакытлы әбиләр чуагы килә
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 22-24 сентябрь көннәрендә кыска вакытлы әбиләр чуагы булачак. Бу хакта Россия Гидрометүзәге фаразларына сылтама белән, КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.
Бу турында уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Галим сүзләренчә, Казанда ял көннәрендә уртача көнлек температура нормадан 7-8 градуска югары булачак. Антициклон нәтиҗәсендә, явым-төшемнәрсез, аяз һава торышы көтелә. 22 һәм 23 сентябрьдә Татарстан башкаласында көндез 22-23 градус, ә төнлә 12-13 градус җылы булачак.
Дүшәмбе, 24 сентябрьдә шактый җылы температура сакланачак. Көндез һава температурасы 21, ә төнлә 12 градус булачак. Шулай ук бераз явым-төшемнәр дә булырга мөмкин, диде метеоролог.
Сишәмбе һәм чәршәмбедән көннәр суытачак. Температура көндез 12-13, төнлә 7 градуска кадәр төшәчәк, яңгыр явачак. Бу вакытта уртача көнлек температуралар климатик нормага якынаячак, диде Юрий Переведенцев.
Синоптиклар 22 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк, дип хәбәр иткән иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/22/172034/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев