Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар элек популяр булган татар исемнәрен куша башлаган

Алар арасында сирәк очрый торган исемнәр дә бар Татарстанлылар яңа туган сабыйларына Батулла, Зариф, Йосыф, Илфан, Миңнехан, Роял, Самад, Туран кебек исемнәр куша башлаган. Сирәк очрый торган ир-ат исемнәреннән Акпер, Агаали, Әмирҗан, Ардольф, Вален, Давуд, Чарльз, Уорорен Данил, Кир кебекләрен дә кушалар. Кызларга исә Ада, Айя, Дарина, Зәйнәп, Зөләйха, Латифә,...

Алар арасында сирәк очрый торган исемнәр дә бар


Татарстанлылар яңа туган сабыйларына Батулла, Зариф, Йосыф, Илфан, Миңнехан, Роял, Самад, Туран кебек исемнәр куша башлаган. Сирәк очрый торган ир-ат исемнәреннән Акпер, Агаали, Әмирҗан, Ардольф, Вален, Давуд, Чарльз, Уорорен Данил, Кир кебекләрен дә кушалар.


Кызларга исә Ада, Айя, Дарина, Зәйнәп, Зөләйха, Латифә, Сәйдә, Иркә, Язгөлем кебек әлегә сирәк очрый торган исемнәр куша башлаганнар. Бу исемлектә Аят, Владлена, Гунай, Дилноза, Луна, Нурана, Сэвда, Фрух, Шушанна, Патрина исемнәрен дә очратыра мөмкин.

Ир балаларга бирелә торган популяр исемнәр булып һаман да Тимур, Кәрим, Әмир, Артем, Кирилл, Матвей, Егор, Максим, Камил, Самир, кызлар арасында Ясминә, София, Әминә, Арина, Ралина, Милана, Виктория, Азалия, Самирә, Алисә кала.

Бу хакта бүген "Татар-информ" МА уздырган матбугат конференциясендә ТР Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев