Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар «Җиңү йөзләре» проектына кушыла ала

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында татарстанлылар Бөек Ватан сугышы үзәк музее базасында уза торган «Җиңү йөзләре» проектына кушыла ала.


 

Җиңү музеенда «халык экспозициясе» барлыкка килде.  Проектта катнашучылар биредә үзләренең  бабаларының портретын табып, аларны балаларына, оныкларына күрсәтә ала.

Проект илебез тарихында гына түгел, бөтен кешелек тарихында канкойгыч ачы сугышта җиңүгә үз өлешен керткән һәр кеше турында хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Бу Бөек Җиңү өчен совет кешеләре гаять зур бәяне түләгән, кыюлык һәм батырлык күрсәткән.

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан республик халкы Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда баарган «Җиңү йөзләре» проектына кушыла ала.

«Җиңү йөзләре» тарихи депозитарие 150 миллионнан артык фото һәм текст документларын берләштереп,  үзенә күрә Бөек Ватан сугышы елларында нацизм белән көрәшкән миллионлаган халыкның  иң зур архивы булачак.

«Җиңү йөзләре» проектына кушылып, үз гаилә архивыннан алынган материалларны Җиңү музеенда тарихи депозитарийга сайт аша https://historydepositarium.ru/about/  телефондагы мобиль кушымта аша тапшырырга була, шулай ук Мәскәү, бертуган Фонченко, 10 нчы йорт адресы буенча корреспонденциягә юллый аласыз.

 

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/ata-babalarybyzny-istlegen-mgelshterik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X