Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстаннан көньяк юнәлештәге берничә рейс вакытлыча туктатылган

Казаннан Россиянең берничә шәһәрендә 12 аэропортның вакытлыча туктатылганнан соң көньяк юнәлештә берничә рейс вакытлыча туктатылган.

 

«Казан» халыкара аэропортының электрон таблосы мәгълүматлары буенча, Махачкала, Брянск, Краснодар, Сочи һәм Ростов-на-Донуга рейслар туктатылган.

Украинага бәйле вазгыять катлаулану сәбәпле, Россиянең көньягында 12 аэропорт эшен вакытлыча туктаткан. Росавиациядән хәбәр итүләренчә, чикләүләр 2 мартка — Мәскәү вакыты белән 03.45 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Рейслары якын арага билгеләнгән пассажирларга әлеге шәһәрләрнең аэропортларына (бу исемлеккә Ростов-Дон, Краснодар һәм Симферополь керә) килмәүләрен сорыйлар, дип искәрттеләр Росавиациядә.

Шереметьево аэропортыннан илнең көньягына уннан артык авиарейс кичектерелгән. Сочи аэропортында биш авиарейс тоткарланган. Шулай да әлеге аэропорт һава судноларын кабул итә һәм озата, чөнки очышларны вакытлыча туктатып тору аңа кагылмаган.

https://tatar-inform.tatar/news/society/24-02-2022/tatarstannan-k-nyak-yun-lesht-ge-bernich-reys-vakytlycha-tuktatylgan

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев