Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның баш инфекционисты «омикрон» вакытында нишләргә кирәге турында сөйләде

Коронавирусның «омикрон» штаммы билгеләрен сизгән очракта антибиотиклар белән дәваланырга кирәкми.

1.  Югары температура, баш һәм мускул авыртуы булганда, тәүлегенә 2 литр сыеклык эчәргә, тән температурасын көнгә 3 тапкыр үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар кабул итәргә кирәк.

2. Өй аптечкасында сезонлы салкын тию һәм ОРВИ вакытында еш кулланыла торган рецептсыз чаралар булырга тиеш: югары температура булганда – ибупрофен, ацетилсалицил кислотасы; тамак авыртканда – үләннәр яки хлоргексидин нигезендә дәвалау чаралары; борынның тыгылуын  бетерү өчен – кан тамырын кысучы тамчылар, диңгез суы нигезендә юу өчен эретмә; вируска каршы препаратлар – интерферон-альфа.тамчы, спрейлар (гриппферон, генферон Лайт һ. б.). Бу препаратлар авыруны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

3. Табибны чакыртырга кирәк: 1) әгәр температура 38°дан артык булса, 3 көннән артык торса һәм дару препаратлары файдасы тимәсә, 2) тын кысылу барлыкка килгәндә,  һава җитмәгәндә.

4. Антибиотикларны контрольсез куллануга юл куярга ярамый. Аларны табиб кына билгели һәм бары тик бактериаль инфекция китереп чыгарган өзлегүләр  очрагында гына. Мондый препаратларны мөстәкыйль кабул итү файдасыз һәм хәтта куркыныч.

5. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез.  Бүлмәне һәм фатирны ешрак җилләтергә, дымлы җыештырырга, ә аралашканда медицина битлеге кулланырга, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев