Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“ТАТМЕДИА” оештырган бәйгедә һәркем катнаша ала

Иң эре төбәк медиакомпанияләреннән берсе булган "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте "ТАТМЕДИАНЫҢ легендар брендлары" дигән бәйге үткәрә. Әлеге конкурсның асылы газета-журнал, электрон басма һәм телерадиокомпания редакцияләре үзләре хакында сөйләгән иң мавыктыргыч тарихны ачыклаудан гыйбарәт. Эшләргә республикада яшәүче һәркем бәя һәм тавыш бирә ала. Татарстанда күп кенә газета-журналлар инде 90-100 елдан артык нәшер...

Иң эре төбәк медиакомпанияләреннән берсе булган "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте "ТАТМЕДИАНЫҢ легендар брендлары" дигән бәйге үткәрә.


Әлеге конкурсның асылы газета-журнал, электрон басма һәм телерадиокомпания редакцияләре үзләре хакында сөйләгән иң мавыктыргыч тарихны ачыклаудан гыйбарәт. Эшләргә республикада яшәүче һәркем бәя һәм тавыш бирә ала.
Татарстанда күп кенә газета-журналлар инде 90-100 елдан артык нәшер ителә, аларның кайберләренә революциягә кадәр үк нигез салынган. Республика мәгълүмат кырында әле күптән түгел генә барлыкка килгән басмалар да үзләре хакында ныклап белдерде. Һәр редакция үз архивыннан иң кызыклы сюжетлар табарга һәм аларны бөтен халык катнашындагы тавыш бирү этабына тәкъдим итәргә тырышты. Заманча мультимедиа редакцияләре дә читтә калмады, бәйгене оештыручылар алар өчен аерым номинация булдырды.
Гаммәви мәгълүмат чаралары легендалары белән танышканда, укучылар һәм тамашачылар район газеталарының берсе гражданнар сугышы елларында безнең якларда хезмәт иткән танылган язучы Ярослав Гашекны үзенең "атасы" дип санавы хакында беләчәк. Телерадиокомпанияләр беренче тапкыр эфирга көнкүреш видеомагнитофоннары һәм кассеталар ярдәмендә чыгулары турында көлемсерәп искә алачак. Ә Бөек Ватан сугышы елларында да чыгудан туктамаган легендар татар журналларының берсе укучыларына чын мәгънәсендә парашютларда "очып килгән".
"ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов болай дип билгеләп үтә: "Безнең конкурс Татарстанның барлык шәһәрләрен һәм авыл районнарын колачлый. Район газеталары - алар җирле халык белән "бер һаваны сулый" һәм "бер сукмктан атлап баручы" үз укучыларына якын, аны тирәнтен аңлый торган басмалар. Проектның генераль партнерын сайлаганда без аның хезмәткәрләре шул ук җирдә һәм шул ук кешеләр өчен эшли торган, филиаллары бөтен Татарстанны колачлаган компания булырга тиешлеген яхшы аңладык. Без "ПРОСТО МОЛОКО" компаниясенә бәйгенең партнеры булырга тәкъдим иттек һәм идеябезне хуплаганы, хезмәттәшлек итәргә әзер торганы өчен предприятие җитәкчелегенә бик тә рәхмәтлебез".
"ТАТМЕДИА" АҖ Татарстан халкын гаммәви мәгълүмат чараларының мавыктыргыч тарихлары белән танышып, үткәннәрне искә төшерергә чакыра. Нәкъ менә газета-журнал битләрендә, телерадиокомпания сюжетларында илебез эпохасы, халыкларның гореф-гадәтләре һәм якыннарыбызның язмышлары чагылыш тапкан бит. Журналистлар һәрвакыт вакыйгалар эчендә кайный, биредә һәм шушы минутта ниләр барганлыгын үз сәхифәләрендә һәм сюжетларында саклый. tatmedia.ru сайтына керегез, конкурска килгән эшләрне укыгыз һәм бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирегез. Безнең легендаларны белегез! Брендлар сайлагыз!
Реклама, 16+
Оештыручысы - "ТАТМЕДИА" АҖ
Акциянең сроклары - 2015 елның 12 маеннан- 15 сентябренәчә
Тулырак WWW.tatmedia.ru сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев