Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әтием юк минем (тормыштан )

- Инзира, әтиебез үлде. Сине ул ярата иде. Ишетәсеңме, ул юк дөньяда, - диде Зәрига өзгәләнеп.- Инзира, иркәм, зинһар, тыңла сүземне. Гафу ит син аны... һәм тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик шалтыратучы туганын тыңлап та тормыйча: - Әтием юк минем, - дип сеңелесе трубкасын алып атты. Трубканы бәрсә дә,...

- Инзира, әтиебез үлде. Сине ул ярата иде. Ишетәсеңме, ул юк дөньяда, - диде Зәрига өзгәләнеп.- Инзира, иркәм, зинһар, тыңла сүземне. Гафу ит син аны... һәм тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик шалтыратучы туганын тыңлап та тормыйча:
- Әтием юк минем, - дип сеңелесе трубкасын алып атты. Трубканы бәрсә дә, Зәриганың:
- Сине ул ярата иде, - дигән сүзләре бүлмәдә әле озак яңгырады. Инзира көзге каршына килеп басты да:
- Я, Инзира Рамис кызы! Әтиең үлгән бит, - диде үз-үзен үртәп. Аңа димәгәе, ни тере дә, ни үле. Ул инде аны күптәннән күмде, тормышыннан аны бөтенләйгә сызып ташлады. Ярата иде диме? Чеп-чи ялган ич бу!
Инзира үз-үзенә урын таба алмыйча, бүлмә буйлап арлы-бирле йөри башлады. Әтисенә, ерак Казахстаннан шалтыраткан апасына булган ачуы кабарганнан кабара төште. Гафу ит аны дип сорыймы? Ярата иде дип кемне алдамакчы була? Илле яшенә килеп җитүче Инзираның ярсу катыш күз яшьләре бәрелеп чыкты һәм ул бөтен дөньяга ишетелерлек итеп:
- Әтием юк минем, әтием юк, -дип тагын үзенекен кабатлады. Аның өчен әнисе дә, әтисе дә Миңлегөл әбисе булды. Апасы да, яклаучысы, якын дусты да бары тик ул гына иде. Кырык тугыз ел элек газиз әнкәсе аны тапкач, мәңгелеккә күзләрен йомды. Бер табибның булдыксызлыгы аркасында ул хәерсез көнне беръюлы унбиш бала әнисез калды. Алар арасында Инзира да бар иде. Әле яңа гына дөньяга аваз салган бала әнисез генә түгел, шул ук вакытта әтисез дә калды. Чөнки Рамис атлы ир-ат хатынының вакытсыз үлеме белән килешә алмыйча сабыеннан баш тартты. Имеш, ул тумаса, ул булмаса әниләре яшәр иде. Әнисенең үлемендәге төп гаепне яңа туган сабыенда күрде, аны хәтта күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Шулай булмаса, аны тудыру йортында калдырыр иде микән? Тудыру йортыннан аны сөеп-назлап, ак биләүләргә этереп алып чыкмадылар, ә туп-туры нәни кызчык приютка күчте. Анда берничә ай яшәгәннән соң, Украинадагы бер гаилә Инзираны кызлыкка алмакчы булды. Тик бу хәбәрне ишетеп мәрхүм әбисе тизрәк юлга кузгалды. Әнисенең әнисе Миңлегөл әбисе аны бу мәхшәрдән, бу илдән алып ук китте. Ул килмәсә, ул булмаса, язмышы нинди борылыш алган булыр иде, кай тарафларда гомер иткән булыр иде ул? Казахстан җирендә кендек тамган бичара кызның эчәсе сулары, ашыйсы ризыгы Татарстанда булган икән. Ике кыз үстергән әбисенең өченче кызы булып үсте Инзира. Аны әбисе җил-яңгырдан сакларга тырышып, булдыра алган кадәр күңел җылысын бүләк итте. Ә ата кеше ул ваыктта олы кызы Зәрига белән яшәп калды. Кече кызы барлыгын белмәде, аның тормышына кысылмады, ярдәм кулы да сузмады. Кызыннан ваз кичкән ата белән Инзира да аралашырга зарыгып тормады, аны бер генә тапкыр булса да күрк теләге белән дә янмады. Бертуган апасы белән дә туганлык җепләре өзелгән иде шул. Дөрес, Зәрига якынаерга тыршып карады, әмма Инзираның бәйләнәсе килмәде. Биш дистә гомер әтисен күрә алмыйча, рәнҗү-үпкә саклап яшәде. Нәфрәт, ачу хисе авыр таш булып аны күңелен бимазалады. Хәзер ул кеше дөньяда юк, киткән...Тик аның үлеме турындагы хәбәр генә күңеленә уралган хисләрен бер генә дә җиңеләйтмәде. Бәлки... бәлки ул исән чагында барыбер дә күзгә-күз карашып аңлашу кирәк булгандыр. Юкса, әтисе гаебен танып, бер-ике ел элек аның белән аңлашырга бик теләгән иде. Ул чакта да Инзира: "Әтием юк минем", дип аны ишетергә теләмәде, янына якын китермәде. Ә бүген нәрсәнедер үзгәртергә , аңлашырга соң инде. Инзирага бу авыр йөктән арыныр өчен булса да, тыныч яшәр өчен әтисен гафу итәргә кирәктер,мөгаен...
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев