Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәрәзәләр ачылды - фаҗигаләр башланды

Менә быел да көннәр җылыта башлауга тәрәзәләрне шәрран ачып куйдык. Кыш буена томаланып торган йортларга яз сулышы, саф һава керде.

Тик күпкатлы йортларда яшәүчеләр, бигрәк тә кечкенә балалары булган кешеләр өчен ачык тәрәзәләр янында уяулык сакларга кирәк, чөнки алар зур куркыныч  тудыра. 


Ел саен, көннәр җылыту белән,  балаларның тәрәзәдән егылып төшүе белән бәйле фаҗигаләр башлана. 5 майда Нефтекама шәһәрендә 4 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән. Бәхеткә, дүртенче каттан егылып төшкән сабый исән калган. 


29 апрельдә Октябрьский шәһәрендә булган фаҗигадә Тугызынчы каттан егылып төшкән 7 яшьлек малай шунда ук вафат булган. Шул ук көнне Бүздәк районында беренче каттан - 2 яшьлек, бишенче каттан 5 яшьлек бала егылып төшкән. Алар исән, әмма җитди җәрәхәтләр алганнар.

 
Кем гаепле? Әлбәттә, өлкәннәр, ата-аналар. Карап, саклап җиткермәгәннәр, игътибарсыз калдырганнар. Әйтергә кирәк, мондый хәлләр, башлыча, имин гаиләләрдә күзәтелә. Кемдер газизен берничә секундка гына күз уңыннан ычкындырган, кемнеңдер бер баласын караган арада икенчесенә игътибары җитеп бетмәгән. 


Дөрес, тәүлегенә 24 сәгать буе балага карап кына утырып, аны бер минутка да яныңнан җибәрмичә яшәп булмый. Шуңа да хәвефсезлек чарасын алдан күрергә кирәк. Хәзер кибетләрдә сабый тәрәзәне, балкон ишеген үзе ача алмасын өчен дә тоткычларга куела торган махсус йозак-блокираторлар сатыла. Алар, тәрәзәне аз гына ачык калдырып, бүлмәне җилләтү мөмкинлеге дә бирә. Тәрәзәнең москит челтәре куела торган урынына беркетү өчен махсус тимер рәшәткәләр дә сатуга чыкты. 


Белгечләр әйтүенчә, балага тәрәзәне ачу өчен 30 секунд җитә. Шуңа да өлкәннәргә гомерлек йөрәк әрнүе, үкенеч алмас өчен уяу булырга кирәк.
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/t-r-z-l-r-achyldy-fa-igal-r-bashlandy/

http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/trzlr-achyldy-faigalr-bashlandy

Фото: https://pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев