Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тунистан кайтучы Россия туристлары утырган самолет ашыгыч рәвештә Төркиядә туктаган

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Россия туристлары утырган самолет двигателе белән проблемалар чыкканга, экстрен рәвештә Төркиядә туктаган. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

 

Самолет Тунистан Ростов-на-Дону шәһәренә кайтып килә торган булган.  Анталия аэропортына төшкән "Боинг-737" самолетының бер двигателендә критик проблемалар килеп чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Командир якындагы аэропортта тукталу сораган. Анталия - иң якыны булып чыккан. Самолетта 150 дән артык кеше булган. Алар Тунистан ялдан кайтып килгән.

"Россиянең пассажирлар ташучы компаниясе туристларны кайтару өчен башка самолет биргән. Ватык бортка очу тыелган", - дигән агентлык чыганагы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/16/169810/

 

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев