Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Умартачылар пошаманда

Соңгы вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә умарталарның күпләп үлүе турындагы хәбәрләр үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары аша килеп ирештергәләгән иде.


Әмма күрше тузаны күзгә күренми,  дигән сыман, үзебезгә бу кагылмагач, моңа әллә ни игътибар бирмәдек. Кызганыч, бу борчу безне дә читләп үтмәде. Татарстанның кайбер районнарында, умартачылары да зур пошаманда хәзер. Күпләп умарта тотучылар нишләргә белми төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә.

Умартачылар  алга таба авыл хуҗалыгы җирләрен химикатлар белән эшкәрттергән җир хуҗаларыннан чыгымнарны аклаттырырга тели.
-Закон нигезендә авыл хуҗалыгы культуралары үстерү белән шөгыльләнүчеләр аларны химикатлар белән эшкәртер алдыннан безне алдан кисәтергә тиеш иде, - диләр.

Проблема чыннан да бик җитди.  Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә дә республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, бу борчулы мәсьәләгә тукталып, аграрийларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында закон таләпләрен үтәргә чакырды.


- Авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүдә  пестицидлар куллану тәртибе  “Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшләү куркынычсызлыгы турында” Федераль закон белән тәгаенланган. Аның нигезендә үсентеләрне химикатлар белән эшкәртү хакында юридик затлар халыкны массакүләм мәгълүмат чаралары аша - язмача, шулай ук ветеринария хезмәтләре аша өч тәүлек алдан кисәтергә тиеш. Моңа өстәп, химик эшкәртүнең вакыты, эш ысулы, куркынычлык дәрәҗәсе хәбәр ителүе мөһим.  Конфликтлы хәлләр килеп чыкмасын өчен хуҗалыклар җитәкчеләре таләпләрне төгәл үтәп, җаваплы карасын иде, - диде министр,  дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/umartachylar-poshamanda

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X