Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урам сәүдәсен кире кайтарырга телиләр

Автобус тукталышлары һәм халык күпләп йөргән урыннарда кечкенә кибетләр, ягъни киоск­ларны кире кайтарырга мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге закон проекты тәкъдим иткәннәр.

 

Түрәләр моңа кадәр урамдагы сәүдә чатырларына каршы алып барылган көрәшне нәтиҗәсез дип тапкан. Хәтерләсәгез, әле күптән түгел генә, сәүдә өлкәсендә тәртип урнаштырабыз дип, автобус тукталышлары яки ябык базарлар янындагы киоскларны мәҗбүри рәвештә сүттерделәр, каршы килү­че­ләрнекен исә махсус техника ярдәмендә җимерделәр. Түрәләрнең дә акылы төштән соң, ахры. Ваклап сәүдә итү мәйданнарын кире кайтарырга кирәк, дип белдергән­нәр. Яңалыкны илнең Сәнә­гәгать һәм сәүдә министрлыгы тәкъдим иткән. Алай гына да түгел, элеккеге шыксыз сәүдә чатырлары урынына заманча павильоннар төзия­чәкләр, ди.


Министр урынбасары Виктор Евтухов әйтүенчә, бү­ген сыйфатлы сәүдә мәй­дан­нарына кытлык сизелә. “Ба­зарның 30–40 проценты гына зур сәүдә үзәкләренә туры килә, әмма үз продукциясен тәкъдим итәргә теләүчеләр күбрәк”, – дигән ул. Өстәвенә, чит илләр бе­лән чагыштырганда, Рос­сиядә яшәүче һәр бер мең кешегә туры килгән сәүдә мәйданы күрсәткече ике тапкыр кимрәк икән.

Канун проекты яклау тапкан очракта, илдә “тәгәрмәчле кибет”ләр саны да бермә-бер артачак дип фаразлана. “Ав­токибетләргә йөзләгән миллиард сум инвес­ти­цияләр җәлеп итәргә мөм­кин”, – дигән Евтухов. Ә иң мөһиме, яңа эш урыннары пәйда булачак дип сөен­дергәннәр. Кайбер фараз­лар­га караганда, сәүдә өлкәсендә хезмәт итүчеләр саны 250 мең кешегә кадәр артачак. “Бу – бик дөрес канун проекты. Ул кече һәм урта бизнес белән шөгыль­ләнүчеләрнең хокукларын ныгытачак һәм сәүдә өл­кәсендә көндәшлекне арттырачак”, – дигән министр урынбасары.

Яңалыкка мөнәсәбәт төрле. Берәүләр фикеренчә, икътисадны болай гына алга җибәреп булмаячак. Икенчеләр исә: “Россиядә чынбарлык әнә шундый: башта җимерәләр, аннары яңадан төзиләр”, – дип кенә кул селтәгән.

Фото: https://pixabay.com | Pexels

http://www.vatantat.ru

http://saby-rt.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев