Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалы авылында яңа ФАП ачылды (ФОТОЛАР)

Районыбызның Урдалы авылында күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды: республика программасы нигезендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.


Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев, Урдалы авыл башлыгы Марат Җиһаншин, авыл халкы килгән иде.

Урдалылар озак көтте инде бу бинаны. Яңа ФАПны искесе урынына төзеп куйганнар. Искесендә су, канализация  булмаган. Биредә медицина хезмәте күрсәтүне Наҗия Чеканова һәм Фәридә Хәмитова башкарачак. Наҗия күптән эшләсә, Фәридә Әлмәт медицина колледжын тәмамлап, районга эшкә килгән. Ул Карагай халкына хезмәт күрсәтәчәк.

Урдалы авыл җирлегенә Карагай да керә. Фельдшерлар 500дән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә.
-    Яңа бина бик матур, индивидуаль җылыту системасы белән эшли, кайнар су бар. Санузеллар барысы да ясалган. Без бик шат, - ди шәфкать туташлары.

Рәгать Хөсәенов, Айдар Яркаев, Марат Җиһаншин бинаның озын гомерле булып эшләвен теләделәр. Яңа бинага Урдалының имамы Фәрит хәзрәт азан әйткәч, кызыл тасма киселде.

Аннан барысы да эчкә үтеп, ФАП белән танышты. Монда тиешле, кирәкле кабинетлар бар. Заманча итеп ясалган.

Розалия Мостафина
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев